«Күренекле якташыбыз, ыргулы мәрхүм Ибраһим ага Булатов турында кем хатирәләре белән уртаклаша?» Бик зур рәхмәт кадерле газетага «Туган як»! Хыялланам укучыларга ошар сезнен ижатыгыз минем картәти турында📝💜 —————————————— «Кто делится воспоминаниями о нашем выдающемся земляке-ургинце, покойном Ибрагиме ага Булатове?» Огромное спасибо дорогой газете «Туган як»! Очень надеюсь, что читателям понравится эта публикация, история о моём дедушке📝💜 “ТУГАН ЯК”ТА УКЫГЫЗ! Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, агымдагы эш атнасы кыскарак булу сәбәпле, “Туган як”ның чираттагы санын чыгару көннәре дә азайды, шуңа да карамастан, соңга калмыйча аны басмага озаттык һәм ул подписчикларыбызга вакытында килеп ирешәчәк. Милли басмабызның чираттагы, 44 нче саны, һәрвакыттагыча, төрле тематикалы кызыклы материалларга, яңалыкларга бай һәм хәзер аңа кыскача гына күзәтү ясыйбыз. Өлкә губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе нинде бәйрәм уңаеннан котлаулар юллаган? Сергач районы аграрийларының профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан узган чарада кайсы милләттәшебез югары бүләккә лаек булган? Редакторның беренче баганасы нинди темага багышланган? Камка мәчетендә кемнәргә Рәхмәт хатлары тапшырылган? Губернаторның мәгълүмати хезмәтеннән килгән материалларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынучыларга нинди ярдәм чаралары турында сүз бара? Татарлар компакт яшәгән районнарда, татар авылларында нинди яңалыклар бар? Укучыларыбызның хатлары ни турында сөйли? Камкалы укытучы-ветеран Дамир ага Башкуровның чираттагы күләмле материалы кемнәргә багышланган? “Туган як” журналистлары Казанда һәм Чувашстан Республикасында узган нинди чараларда катнашкан? Күренекле якташыбыз, ыргулы мәрхүм Ибраһим ага Булатов турында кем хатирәләре белән уртаклаша? Зифа Кадырованың “Кем каргады?” хикәясе геройларын нинди борылышлар көтә? Боларны һәм бүтән бик күп мәгълүматны сез тик “Туган як”тан гына укып белә аласыз. 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә, яраткан басмагыздан аерылмас өчен подпискагызны озайтырга онытмагыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк, шунда гына без көчле. Исән-имин булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.